Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак пунктлар җирләре категориясендәге җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясен 2021 елда үткәрү турында белдерү

2020 елның 4 августы, сишәмбе

2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы «Дәүләт кадастры бәяләве турындагы» Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2020 елның 21 июлендәге 2221-р номерлы боерыгын үтәү максатыннан 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә торак пунктлар җирләре категориясендәге җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.

Дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә әзерлек 2021 елның 1 гыйнварына кадәр башкарыла. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатыннан дәүләт кадастр бәясен үткәрүнең әзерлек этабы кысаларында «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «ДКБҮ» ДБУ) тиешле күчемсез милек объектларының хокук ияләреннән күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларацияләр кабул итә.

Әлеге мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен, күчемсез милек объектлары хуҗалары тиешле күчемсез милек объектларының характеристикалары турында, шул исәптән бәяләү объектларының төп, Сан һәм сыйфат характеристикаларын: рөхсәт ителгән файдалану төрен, урнашу урынын, мәйданны, фактта файдалану, җир участогының ераклыгын, күчемсез милек объектының кадастр бәясенә йогынты ясый торган башка факторларны ачыклау буенча, «ДКБҮ» ДБУнә декларацияләр бирергә хокуклы.

Күчемсез милек объектының характеристикалары турында декларацияне тапшыру һәм карау тәртибе турында тулырак мәгълүмат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International