Статс-секретарь - Росреестр җитәкчесе урынбасары А. И. Бутовецкий җитәкчелегендә эшлекле киңәшмә

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

2021 елның 9 февралендә Казан шәһәрендә «Техник инвентаризация бюросы» акционерлык җәмгыятенең конференц-залында статс-секретарь - Росреестр җитәкчесе урынбасары А.И. Бутовецкий җитәкчелегендә эшлекле киңәшмә узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р.Р. Мерзакреев, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Т. Ф. Хөснетдинов, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарлары А. П. Костин, Л.Б. Борһанова, Дәүләт бюджет җәмгыяте «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» җитәкчесе Л. И. Хамзина катнаштылар.

Киңәшмә барышында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында дәүләт кадастр бәяләвен уздыруның актуаль мәсьәләләре, аерым алганда, кадастр бәяләве өлкәсендә комплекслы программа тәэминатын эшләү һәм куллану мәсьәләләре, кадастр бәяләве өлкәсендә хокук куллану практикасының проблемалары каралды, дәүләт кадастр бәясен үткәрү вакыты буенча тәкъдимнәр әйтелде.

Очрашуның төп максаты - кадастр бәяләү процессында катнашучыларның үзара бәйләнешен координацияләү, әлеге өлкәдә законнарны камилләштерү өчен федераль дәүләт органнары белән үзара бәйләнеш принципларын эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International